Мамадыш районында, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллык бәйрәме алдыннан, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннехановның Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәткәрләренә ел саен бирелә торган котлау хатлары тапшыру башланды.
Мамадыш районының, халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре, авыл җирлекләре сәркатипләре, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, ветераннарның тол хатыннарына, хезмәт фронтында катнашучыларга персональ котлау хатлары тапшыралар.
Алар адресына Татарстан Республикасы Президенты тарафынан җибәрелгән персональ котлау, өлкән буын вәкилләренең, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешләрен хәтерләүләрен һәм югары бәяләүләрен аңлата.