Мөслим муниципаль районында Георгий лентасы акциясе

2015 елның 25 апреле, шимбә

Илебездә билгеләп үтелүче күпсанлы бәйрәмнәр арасында Җиңү көне аерым урын алып тора. Әлеге бәйрәм беркемне дә битараф калдырмый. Бу шатлыклы, тантаналы язгы көндә сугышта катнашкан барлык ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.

2015нче елның 25 апрелендә Мөслим муниципаль районының ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә язылышу теркәлде. 9 МАЙ бәйрәме уңаеннан ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре “Георгий лентасы” акциясе уздырдылар. Бәйрәм символы буларак, яшьләргә һәм кунакларга Георгий ленталары тапшырылды. Язылышканнан соң, традиция буларак, язылышкан парлар сугышта катнашкан бабалары  истәлегенә  Мемориаль комплекстагы мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International