Биектауның 1 һәм 3 нче мәктәпләре укучылары көндез дәресләрдән соң Георгий тасмалары алып, урамга чыктылар һәм аларны узып баручыларга тәкъдим иттеләр. Өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да Җиңү символын бик рәхәтләнеп алдылар. Кызгылт көрән төстәге матур тасмаларны киемнәренә, сумкаларына, баш киемнәренә беркеттеләр.
– “Георгий тасмасы” акциясен барлык буын кешеләренең илебездәге бөек вакыйгаларга катнашы булуын гәүдәләндерүче патриотик эш дип саныйм, – диде “Президент белән бергә” республика хәрәкәте активисты, Усад урта мәктәбе укытучысы Алина Фомина. – Бу акция – үзеңнең фикереңне, Бөек Җиңүгә карата булган хөрмәтең-не күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Сыйныф сәгатьләрендә мин укучыларыма Георгий тасмасының тарихы, әлеге хәрәкәтнең барлыкка килүе турында сөйлим. Сугыш геройларын һәр гаиләдә дә хәтерли торган безнең илдә генә мондый символ һәм шундый акция бар. Европада икенче Бөтендөнья сугышы корбаннарын искә алу өчен кызыл мәк символы кертелгән.