2015 нче елның 25 нче апрелендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә чын мәгънәсендә гаилә кичәсе узды.
Кичәгә чакырылган яшь гаиләләр бу көнне киңәш-табышлар, кирәкле мәгълүмат белән киттеләр. Башкарма комитет житәкчесе урынбасары Смирнова Алена Петровна, Мөхтәсиб Илһам хәзрәт һәм отец Дмитрий яшьләрне рухи яктан тәрбияләп, бер-береңә тугрылыклы һәм хөрмәтле мөнәсәбәтне саклап, нык һәм какшамас гаилә корырга юнәлеш бирделәр, кызыксындырырлык күп кенә мәгълүмат белән таныштырдылар. “Язның яхшылыклар атнасы - яхшы гамәлләр эстафетасы” акциясе нигезендә “Һәйкәлләргә юл” көнендә очрашу ахырында, яшь парлар һәм очрашуны оештыручылар Чернобыль АЭСында һәлак булучылар истәлегенә куелган “Тыныч атом һәйкәленә” чәчәкләр куйдылар.