ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2015 ел
шимбә

25 апрель көнне Актаныш муниципаль районында зур өмә үткәрелде. Район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә район мәдәният паркын, ЗАГС территориясен җыештырды. Агачларны буяп, чәчәкләрнең клумбаларын тәртипкә китерде.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә «Язгы изге эшләр атналыгы» акциясе, «агач утырту көне» акциясе, һәм бөтенроссия             «Җиңү урманы» акциясе  бара. ГХАТ идарәсе белгечләре белән берлектә яңа язылышкан 15 пар никахлашу сарае тирәсендә  ылыслы агач усентеләре утырттылар. Шәһәр буенча барлыгы 16 мең агач утыртырга планлаштырыла.


24
апрель, 2015 ел
җомга
22 апрельдә бөтен Рәсәй буйлап “Георгий тасмасы” акциясе башланып китте. 

2015 елның 24 апрелендә “Изгелек атнасы” кысаларында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә “Минем гаиләм. Изге фото” акциясе уздырылды. Акциянең максаты - гаилә кыйммәтләрен, позитив кәеф һәм мәрхәмәтле мөнәсәбәтләрне пропагандалау. Бу көнне өйләнешүче һәр пар әлеге акциядә бик теләп катнашты, алар  үзләренең позитив уй-хисләре белән уртаклаштылар.

24 апрель көнне Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә 2 яшь пар никахларны законлы рәвештә теркәде. Яшь гаиләне котларга бөек Ватан сугышы ветераннары килде. Алар яшьләргә гаиләләрен сакларга, түзем һәм тугрылыклы булырга кирәклеген аңлаттылар. Иң әһәмиятлесе «дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз һәм бервакыттада сугышлар булмасын иде» диде алар.

24 нче апрельдә язгы игелеклелек атналыгы кысаларында Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә танатаналы рәвештә  ана (гаилә) капиталына сертификатлар һәм районыбызның кечкенә гражданнарына туу турында таныклыклар һәм 14 яше тулган РФ гражданнарына паспортлар тапшыру оештырылды. 
“Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” акциясе 24 апрель - игелекле эшләр көне уңаеннан, Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә Ачык ишекләр көне үткәрелде .Очрашуның кунаклары – Актаныш № 2 санлы мәктәбенең 8 класс укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә Кирилл һәм Татьяна  Паймуллиннар гаиләсенең никахы теркәлде. Кияү белән кәләш никахлашу сараена гадәти түгел  киемнәрдән килделәр. Икесе дә ак  берсенекендә ир икенчесендә хатын дип язылган футболкалардан иде. Билгеле булганча, һәр илнең үзенә генә хас булган узенчәлекле гореф-гадәтләре бар ләкин үзеңнең туган ягыңның горыф гәдәтләреннәндә матур тантаналы күренеш юк. Аларны тәбрикләргә чуваш халык ансамбле килде.

Казан тарихы шактый гаилә династияләрен белә, алар арсында игелекле гамәлләре, хәйриячелек, әһәмиятле социаль проектлары белән танылганнары бар. Нинди алар – безнең көннәр династиясе? Моны белү максатыннан Казан Башкарма комитетының ГХАТ идарәсе “Буыннар бәйләнеше” дип аталган фотоконкурс игълан итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International