Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә «Язгы изге эшләр атналыгы» акциясе, «агач утырту көне» акциясе, һәм бөтенроссия «Җиңү урманы» акциясе бара. ГХАТ идарәсе белгечләре белән берлектә яңа язылышкан 15 пар никахлашу сарае тирәсендә ылыслы агач усентеләре утырттылар. Шәһәр буенча барлыгы 16 мең агач утыртырга планлаштырыла.