22 апрельдә бөтен Рәсәй буйлап “Георгий тасмасы” акциясе башланып китте. Әлеге чараның максаты -Бөек Ватан сугышы кырларында батырларча һәлак булган Совет армиясе солдатларын хөрмәтләү, искә алу, яшь буында әлеге сугышта катнашкан ветераннарга карата ихтирам хисе уяту. Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе дә әлеге чарадан читтә кала алмады. Иртәнге якта ук идарә белгечләре, дәүләт хезмәтеннән файдаланырга теләп, ГХАТ идарәсенә килгән түбән камалыларга Георгий тасмалары тараттылар. Моннан тыш “Язгы изгелек атнасы” турында истә тотып, ГХАТ идарәсе белгечләре үзләре дә әлеге тасмалар белән фотосурәтләргә төшеп, ветераннарга карата үзләренең тирән ихтирамын белдерделәр.