Казан тарихы шактый гаилә династияләрен белә, алар арсында игелекле гамәлләре, хәйриячелек, әһәмиятле социаль проектлары белән танылганнары бар. Нинди алар – безнең көннәр династиясе? Моны белү максатыннан Казан Башкарма комитетының ГХАТ идарәсе “Буыннар бәйләнеше” дип аталган фотоконкурс игълан итә.
Конкурста катнашыр өчен берничә буынны берләштерә тора торган гаилә портреты төшерергә кирәк: әби-бабайлар, әти-әниләр, онык-оныкчыклар һәм хәтта йорт хайваннары. Соңыннан әлеге фотоны 2015 елның 20-нче апреленнән алып 10-нчы маена кадәр челтәренә #связьпоколенийказань хештэгы белән эләргә, фотоны имзаларга һәм гаиләгез турында кыскача гына язып үтәргә кирәк.
Кулланучының социаль челтәрдәге бите конкурс барган вакыт аралыгында башкалар карый алсын өчен ачык булырга тиеш.
Җиңүчеләрнең исемнәре 14-нче май көнне “Гаилә көне” шәһәркүләм чарасында билгеле булачак. Иң матур, үзенчәлекле һәм кызыклы фото авторларын бүлкәләр көтә. Конкурсның нигезләмәсе белән контакттагы төркемнән танышып була: https://vk.com/zags_kazan.