Пенсия фонды идарәсе башлыгы И.А.Большакова, сертификатларны дөрес итеп файдалануларын теләп, әниләргә сертификатлар тапшырды. Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Сафиулловның котлавын укыды һәм Ильназ Юнысовка икенче баласы – кызы Мәликә туганлыкка туу турындагы таныклык тапшырды.
Өстәмә офис “Автоградбанк” җитәкчесе И.В.Гавчева әти-әниләрне ана капиталы ярдәмендә, ипотека вариантлары белән таныштырдылар һәм сувенирлар тапшырдылар.
Россиянең ФМХИ территориаль пункты җитәкчесе В.Г.Зубова 14 яше тулган укучыларга РФ нең төп документы паспортлар тапшырды. Барлык җыелучыларны район җитәкчелеге исеменнән Тәтеш шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Д.Н.Пирогов котлау сүзләре белән чыкты.