Бүген 2015 нче елның 24 апрелендә Сарман муниципаль районында үзенчәлекле никах теркәлде, Фаиз һәм Айгөл Йосыповлар гаиләсе туды. Моннан нәкъ 22 ел элек кәләшнең әти-әнисе Айдар белән Земфира Миннуллиннар үзләренең гаиләләрен корып җибәргәннәр. Бүгенге көндә бер-берсен хөрмәт итеп, бәхетле, матур, үрнәк гаилә булып яшиләр. Шуңа да кызлары да кызыл туй көне итеп шушы көнне сайлаган. Истәлекле даталары белән котлап ГХАТ бүлеге исеменнән кечкенә сувенирлар тапшырылды, изге теләкләр теләнде.
24 апрель көнне “Язның изгелек атнасы” акциясенә багышлап, Кама Тамагы районының Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы поселыгы башкарма комитеты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм кадет мәктәбе курсантлары Бөек Ватан сугышында катнашкан Ерунов Анатолий Николаевич һәм Евдокия Николаевна гаиләсендә кунакта булдылар. Еруновлар гаиләсе иңне иңгә куеп 65 ел бергә гомер итәләр. Бүгенге көндә гаиләдә 54 кеше исәпләнә: балалар, оныклар, оныкчыклар. Анатолий Николаевич Һәм Евдокия Николаевна бер берсе белән тату һәм бәхетле яшәүләренең сере белән уртаклаштылар. Кунаклар истәлек фотосүрәтләрен карады, сугыш турындагы авыр хәтирәләрне күңел биреп тыңладылар. Хуҗабикә аларны үзе пешергән пәрәмәчләре белән сыйлады. Очрашу гаять истәлекле булды.
“Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” атналыгының 24 апрель - Игелекле эшләр көне уңаеннан Актаныш районы ЗАГС бүлегендә ЗАГС бүлегенә сорау белән мөрәҗәгать иткән һәркемгә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең истәлеген аңлаткан Георгий ленталары өләшенде.
Балтач ГХАТ бүлегендә 2015 елның 24 апрель көнендә удмурт йолалары белән үрелеп барган никахлашу тантанасы узды. Бүгенге көндә яшьләрнең үз халкының йолаларын белүе бик куанычлы күренеш. Хрящевлар гаиләсенә бәхет, шатлык, сәламәтлек белән гомер итүләрен телибез, үзләреннән соң киләчәк буынга да гореф-гадәтләрен мирас итеп тапшыруларын теләп калабыз!
2015 елның 23 апрель көнендә Яңасала авыл җирлеге белгече китапханә хезмәткәрләре белән берлектә китапханәнең актив укучы балаларын сугыш ветераны Мифтахов Мисбах абый янына кунакка алып бардылар.
2015 елның 22 апрелендә Арча муниципаль районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге Җиңү символы булган “Георгий тасмасы” патриотик акциясендә катнашты.Һәлак булган 350 мең татарстанлының якты истәлегенә ихтирам йөзеннән, бөек Җиңү символикасы булган тасманы бүлеккә килгән һәр кеше теләп алды.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә “ Саваплы эшләр атнасы” кысаларында “Георгиев тасмасы – Җиңү символы” акциясе дәвам итә. Бу көнне тантаналы рәвештә 5 парның никахлары теркәлде. Яңа туган гаиләләр Бөек Ватан сугышы ветераннарына җиңү алып килгән өчен хөрмәт йөзеннән Георгиев тасмасын тактылар.