2015 елның 22 апрелендә Арча муниципаль районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге Җиңү символы булган “Георгий тасмасы” патриотик акциясендә катнашты.Һәлак булган 350 мең татарстанлының якты истәлегенә ихтирам йөзеннән, бөек Җиңү символикасы булган тасманы бүлеккә килгән һәр кеше теләп алды.
Әлеге акция - үзенә күрә Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булганнарны хөрмәтләү, солдатларыбыз күрсәткән батырлыкка, илебез тарихына хөрмәт күрсәтү. Ул бүгенге буынга әтиләребез, бабаларыбыз, карт бабаларыбыз батырлыгын, 45 нче елны безнең өчен җиңү яулаучыларны һәм җиңү өчен тылда эшләүчеләрне онытмау өчен чакыру булып тора.