Бүген 2015 нче елның 24 апрелендә Сарман муниципаль районында үзенчәлекле никах теркәлде, Фаиз һәм Айгөл Йосыповлар гаиләсе туды. Моннан нәкъ 22 ел элек кәләшнең әти-әнисе Айдар белән Земфира Миннуллиннар үзләренең гаиләләрен корып җибәргәннәр. Бүгенге көндә бер-берсен хөрмәт итеп, бәхетле, матур, үрнәк гаилә булып яшиләр. Шуңа да кызлары да кызыл туй көне итеп шушы көнне сайлаган. Истәлекле даталары белән котлап ГХАТ бүлеге исеменнән кечкенә сувенирлар тапшырылды, изге теләкләр теләнде.
Яшьләргә гаилә бәхете телибез. Тормышлары мул булсын, сау-сәламәт балалар үстерергә язсын дигән теләктә калабыз.