2015 елның 24 апреленда Зеленодол муниципаль районы Васильево бистәсе башкарма комитетында зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче юбилярларны котлады

2015 елның 24 апреле, җомга

      2015 елның 24  апрелендә Зеленодол муниципаль районы Васильево бистәсе башкарма  комитеты  никахларны  тантаналы  рәвештә  теркәү  залында  зөбәрҗәт  туйларын   билгеләп  үтүче юбилярлар Мөхәммәтхафиз  Зарип   улы  һәм  Маһинур Гарифулла кызы  Зариповларны  истәлекле көннәре белән тәбрикләделәр. Зөбәрҗәт  туй  55 ел  бергә  гомер  иткәннән  соң  үткәрелә. Зөбәрҗәт   иң сирәк  һәм  кыйммәтле  асылташларның берсе. Ул  гаилә   учагын күп   еллар буена  сүндермичә  саклаган гаилә  мөнәсәбәтләрен символлаштыра.  Мөхәммәтхафиз  Зарип   улы  һәм  Маһинур Гарифулла кызы  Зариповлар. 4 балага  гомер  биреп, аларны  лаеклы  шәхес  итеп  тәрбияләгәннәр. Бүгенге  көндә  аларның  4  оныклары  бар.Васильево  бистәсе  башкарма  комитетының  баш  белгече Власова  Ольга  Сергеевна юбилярларны  җылы  котлап,  аларга озын, бәхетле  гомер  теләде. Җылы котлау сүзләреннән соң Васильево  бистәсе  башкарма  комитеты  җитәкчесе урынбасары Павлова  Нина Николаевна юбилярларга  истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Һәр  гаилә  парын  котлап  балалары, якыннары, дуслары тарафыннан җылы  һәм  дулкынландыргыч сүзләр  яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International