Бөек Ватан сугышында катнашкан Ерунов Анатолий Николаевич һәм Евдокия Николаевна гаиләсендә кунакта

2015 елның 24 апреле, җомга

24 апрель көнне  “Язның изгелек атнасы” акциясенә багышлап, Кама Тамагы районының Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы поселыгы башкарма комитеты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм кадет мәктәбе курсантлары Бөек Ватан сугышында катнашкан Ерунов Анатолий Николаевич һәм Евдокия Николаевна  гаиләсендә кунакта булдылар. Еруновлар гаиләсе иңне иңгә куеп 65 ел бергә гомер итәләр. Бүгенге көндә гаиләдә 54 кеше исәпләнә: балалар, оныклар, оныкчыклар. Анатолий Николаевич Һәм Евдокия Николаевна бер берсе белән тату һәм бәхетле яшәүләренең сере белән уртаклаштылар. Кунаклар истәлек фотосүрәтләрен карады, сугыш турындагы авыр хәтирәләрне күңел биреп тыңладылар. Хуҗабикә аларны үзе пешергән пәрәмәчләре белән сыйлады. Очрашу гаять истәлекле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International