2015 елның 23 апрель көнендә Яңасала авыл җирлеге белгече китапханә хезмәткәрләре белән берлектә китапханәнең актив укучы балаларын сугыш ветераны Мифтахов Мисбах абый янына кунакка алып бардылар.
Герой-фронтовик аларга сугыш кырындагы канкойгыч бәрелешләр турында, сугыш кырында мәңгегә ятып калган яшьтәшләре турында бәйнә-бәйнә сөйләде, үзенең “Кызыл йолдыз ”орденын күрсәтте. “Бу орден Яссы –Кишинев группировкасында командованиенең приказларын үтәгән өчен гомерләрен аямыйча көрәшкән солдатлар каны белән юылган, аналар һәм балаларның, гомумән, әлеге мәхшәрдә катнашкан, газиз кешеләрен югалткан бар халыкның күз яшенә манчылган – шуңа да бик кадерле ул миңа”, – диде ветеран.
Үзен онытмаулары, гел шулай хәлен белеп торулары өчен рәхмәт әйтеп, егет һәм кызларны тырышып укырга, ата-аналарны хөрмәт итәргә, өлкән яшьтәгеләргә карата игелекле булырга чакырды Бөек Ватан сугышы ветераны.