2015 елның 23 апрель көнендә Балтач районы ГХАТ (ЗАГС) бинасында 14 яше тулган балаларга тантаналы рәвештә паспорт тапшыру тантанасы үтте

2015 елның 24 апреле, җомга

Бәйрәмне ГХАТ бүлек җитәкчесе З.Р.Әхмәтханова  ачып җибәрде, балаларга матур теләкләрен юллап, паспорт тарихы белән таныштырды.  Әлеге тантанада район ветераннар Советы рәисе Абдуллин Р.Г. укучыларга Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районыбызның тарихи вакыйгаларын сөйләп узды. Россия федераль миграция хезмәтчелеге идарәсенең  Балтач  районы буенча бүлекчәсе  инспекторы  Минһаҗева Фәйрүзә котлап балаларга паспортларын тапшырганнан соң, кыскача гына паспорт бирелү, алмаштыру  тәртипләренә тукталып узды.  Балтач районы яшьләр эшләре, спорт  бүлеге белгече Нуриева А.И.  үзенең  матур теләкләрен җиткезеп, балаларга илебезнең лаеклы гражданнары булуп үсүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International