Агач утырту – күркәм гадәт

2015 елның 25 апреле, шимбә

Туй – язмышларын бергә бәйләргә теләгән яшь парларның тормышында иң якты вакыйгаларның берсе. Бу көнне яшьләр бер-берсенә карата булган хисләренең тирәнлегенә чын-чынлап ышаналар, әлеге тойгыларны хәтерләрендә әле озак еллар сакларга телиләр.

Кеше үз тормышында йорт салырга, бала үстерергә һәм агач утыртырга тиеш дигән гыйбарә бар. Безнең Кукмара районында яңа яшь гаилә оешкан көнне агач утырту тормыш юлын башлауның күркәм гадәтенә әйләнде.

Әлеге гадәтне истә тотып, 24 апрельдә өйләнешкән парлар үзләренең исемле агачларын утырттылар, бу агачлар киләчәктә гаиләләрне дә, әйләнә-тирәдәге кешеләрне дә сокландырачак.

Кечкенә генә үсенте вакытлар узу белән көч туплаган кебек, яңа барлыкка килгән гаиләнең дә тормыш юлы озын булсын, ныклыгы артсын. Киләчәктә, бу аллея аша узган ир белән хатын бергәләп утырткан үсентеләренең матур көчле агачка әверелгәнен күрерләр.

Яшьләр үзләренең беренче кечкенә генә, әмма бик мөһим адымнарын ясадылар. Утыртылган агачлар яшь гаиләләрнең Мәхәббәт символына, бер-беренә булган саф хисләрнең озын-озак елларга саклаучыларына  әверелер дип ышанабыз.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International