25 апрельдә муниципаль районы башкарма комитетының гражданлык хәле актлар теркәү бүлегендә тантаналы рәвештә ике яңа гаилә теркәлде: Трофимовлар һәм Сороковниннар.
Александр белән Лия һәм Максим белән Ирина үзләренең язмышларын бергә бәйләде.
Бу көнне районда агачлар утырту көнне дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан яшь гаиләләр ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикованың акциягә кушылырга дигән тәгъдимен бик теләп кабул иттеләр.
“ Хәзерге вакытта бу йола матур гадәткә әйләнде һәм дәвамлы булсын иде”- диде Елена Халикова.