Ярты гасыр бергә гомер итү өчен сабырлык, бер-береңә караты бизмәннәргә салынмый торган ихтирам таләп ителә. Тормыш итү – театр, кешеләр – уйнаучылар, дигән бер акыл иясе. Бүгенге геройларыбыз да 50 ел бергә пар канатлар булып, авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларны, кайгыларны уртак итеп яшәүчеләр.
Тырыш хезмәт белән көн күргән, үзләре шикелле үк тырыш, үрнәк балалар үстергән, инде тормыш көзләренә таба атлаучы, шатлыкларны да, борчуларны да уртак бүлгән, авылларында, районда үрнәк гаилә булган парларга озын гомер, кунел тынычлыгы, балаларының, оныкларының игелеген куреп, тагын озык еллар тигезлектә яшәүләрен теләп калабыз.