Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан Яшел Үзән муниципаль районында традицион “Георгий тасмасы”дигән акция башланды. Шушы юбилей елны үзләренең гаиләләрен корырга ниятләнгән яшь парларга Яшел Үзән ГХАТ бинасында тантаналы рәвештә Георгий ленталары бәйләнде. Бу тантана, безнең сугыш геройларына, бөек җиңүгә үз тормышларын салган солдатларга булган олы хөрмәт символы булып тора.