Минзәлә район ГХАТ бүлегендә, 24 апрель көнне, шәһәребездә урнашкан ятим балалар укый торган мәктәп укучылары белән очрашу үткәрелде. Очрашуга опека бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннар чакырылган иде. Укучылар нык игътибар белән тыңлады ветераннарның чыгышын. Алар тырышып укырга һәм илебезнең тугрылыклы граңданнары булырбыз дип сүз бирделәр. Ветераннар исеменнән укучыларга бүләк итеп истәлекле китап һәм « Георгий лентасы» тапшырылды.