Тормыш юлын узу - басу аша чыгу гына түгел ул! Хохловлар, кулны кулга тотышып, тормыш сукмагыннан 50 ел бергә атлыйлар. Үзләренең мөнәсәбәтләрен законлаштырганчы, аларга байтак кыенлыкларны җиңәргә туры килгән. Аерылышулар, күз яшьләре дә шактый булган, ләкин барлык каршылыкларны җиңеп, алар бергә калып, озын һәм бәхетле гомер кичерәләр.
Ирле-хатынлы Хохловлар бик әйбәт өч кыз тәрбиләп үстерәләр. Кызлары әти-әниләрен оныклар (өч кыз һәм бер малай) белән куандыралар. Озакламый олы онык - Алена үзенең туганнарын һәм якыннарын оныкчык Настенька белән шатландыра.
Алтын туйларын билгеләп узучы Хохловларның исемнәре Бөгелмә шәһәренең күренекле юбилярлары китабына теркәлде һәм алар бу китапка үз имзаларын куйдылар.
Геннадий Николаевич һәм Елена Федоровна хөрмәтенә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бик күп матур, җылы сүзләр яңгырады, туганнары юбилярларга ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш һәм игелекләр теләделәр.