Биектау рйоны Коркачык авылында озын гомерлеләрдән ике кеше: Әминә апа Гарәфиева һәм Марзия апа Исхакова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

Бу ике апаның язмышы кичергән кыенлыклар буенча бер-берсенә бик тә охшаш. Уналты  яшьлек  Әминәне 41 нче елның зәмһәрир суыкларында  Буага окоп казырга җибәрәләр. Марзия Исхаковага окоп казырга туры килмәгән, әмма  уналты яшьлек  кызны  колхозга йөкче итеп куйганнар. Ул әле дә: “Яшәүнең нигезе – физик хезмәт һәм хәрәкәт. Юкка гына 90га җитмәдем бит инде мин”, – дип кабатларга ярата.

Әминә апа  язмыш сынауларын  зур сабырлык белән  кичерә: ике ирен, өч улын җирли. Хәзер  ул үзе генә яши, тик кызлары Ркыя белән Рәйсә төп йортка атна саен да, атна арасында да кайтып йөриләр. Әминә Гарәфи кызының бүген 3 оныгы һәм 5 оныкчыгы  бар, алар да әбиләрен бик яраталар

Язмыш Марзия Исхаковага  карата мәрхәмәтлерәк булган. Ул,  сугышка озатып, әйләнеп кайтуын көтеп алган егете Әхәткә кияүгә чыккан. Алар 1948 елда өйләнешкәннәр. Дүрт ул үстергәннәр. Ни кызганыч, ире Әхәтне ул моннан 11 ел элек җирләгән. Марзия Солтан кызының 8 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар. Ул  балаларының тормышлары түгәрәк булуына сөенеп яши. Нык сәламәтлек биргәнгә  Ходайга шөкерана кыла.

Бу ике ханымның,  узган авыр көннәр  турында  искә алганда,  күзләре яшьләнсә дә,  бүген аларның  шатлыклары – балалары, оныклары, оныкчыклары  бар.                

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International