Сарман районы Мортышбаш авылында яшәүче Галиханова Мөнирә Исмәгыйль кызына 90 яшь...

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

Актив һәм көр күңелле Мөнирә апа башта Киселевск шәһәрендә шахтада, анан соң шушы авыл җирлегендә колхозда хезмәт куйган.  Хәзерге көндә Мөнирә апа балаларының, оныкларының хөрмәтен һәм ихтирамын тоеп яши.

Аны котларга район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге, якыннары-туганнары килделәр. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хаты, бүләкләр тапшырылды.

Мөнирә апага ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге һәм бәхет телибез.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International