Бөек Җиңү Көне алдыннан кулга паспорт алу

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

Бүген, 28 апрель көнне Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә районыбызның 8 яшь гражданына паспорт тапшыру тантанасы үтте. Чараны ЗАГС бүлеге начальнигы Латыйпова З.Т. Бөек Җиңүгә багышланган шигырь белән башлап җибәрде. Котлау сүзләре яңгыраганнан соң, төп документны яшьләргә Кукмара район Советы аппараты җитәкчесе Гаянова Р.Н. тапшырды. “Георгий тасмасы. Мин хәтерлим! Мин горурланам!”  акциясе кысаларында һәрбер паспорт алган яшүсмернең күкрәгенә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Җиңү символын – Георгий тасмасын беркетте. Яшьләргә район ветераннар советы рәисе Мансуров М.М.  үзенең теләкләрен җиткерде. Тантанага, тормышларындагы бу мөһим вакыйга белән котларга дип,  аларның якыннары да чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International