Җиңү көненә багышланган стенд

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

Көннән-көн илебез өчен бөек булган дата – Бөек Ватан сугышы Җиңүенең 70 еллыгы якынлаша. Бөтен ил шушы мөһим вакыйгага әзерлек алып бара.

Мөслим районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә үзләренең өлешләрен керттеләр. “Мизгел” яшьләр үзәге фойесында Җиңү бәйрәменә багышланган стенд урнаштырылды. Барлык килгән кунаклар һәм яшь парлар бик теләп анда үзләренең сугышта катнашкан бабаларының һәм кардәшләренең исемнәрен теркәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International