“Язгы шәфкатьлелек атнасы» кысаларында Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә “Гаилә тәрбиясе әлифбасы” проектында шәһәребезнең 29 нчы һәм 25 нче мәктәп укучылары катнашты. Традицион рәвештә балалар ГХАТ идарәсенең эшчәнлеге белән таныштылар, бер гасырлык архив китапларын кулларына алып карадылар, җәмгыятебезнең тоткасы булган гаилә институты турында фикер алыштылар, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә анализ ясадылар. Әлеге очрашуларның әһәмияте бәяләп бетергесез зур. Алар яшүсмерләрдә гаиләгә, аның әгъзаларына карата хөрмәт хисе тәрбияләүгә булыша.
Моннан тыш ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина укучыларга “Гаилә булу сәнгате” дигән фотоконкурста катнашырга тәкъдим ясады.