Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә 2015 елның туйлар сезоны ачылды. Яңа өйләнешүчеләр белән туйлар үткәрү өлкәсендә эшләүче белгечләр мастер-класс, “Җәйге туй-2015” темасына семинар үткәрделәр. Шулай ук алар өчен туйга кирәк-яраклы әйберләр күргәзмәсе, туй костюмнары һәм күлмәкләре тәкъдим ителде, десертлар дегустациясе эшләде. Көне буена барлык катнашучылар өчен Әлмәт шәһәренең һәм республиканың артистлары, хәтта Кубадан килгән җырчы чыгыш ясады. Соңыннан бу чараны оештыручылар һәм аларның партнерларыннан иң төп бүләк – 150 меңгә сертификат уйнатылды һәм аны 2015 елның 1 августында өйләнергә җыенучы яшь пар отты.