Хакимулиннар гаиләсе курсант-укучыларга сугыш, тормыш һәм мәхәббәт турында сөйләделәр.
Абдулхак Абдрахман улы һәм Юлия Зәйнулла кызы – сугыш балалары. Бөек Ватан сугыш елларында туган колхоз кырларында эшләгәннәр. Алар өчен ул авыр ачлык еллары. Бөек Ватан сугышында 50, 55, 60, 65, 70 ел җиңеп чыгуга медалләр белән бүләкләнәләр. Нәкъ алтмыш ел элек Абдулхак һәм Юлиянең яшь йөрәкләрен мәхәббәт яулап ала. Чибәр Абдулхак Совет Армиясендә 3 ел хезмәт иткәннән соң туган якларына кайта. Озак уйлап тормыйча яшь каләшкә тәкъдим ясый. 9 айдан соң уллары Ринат, ә 5 елдан соң Илдус уллары туа. Хакимуллинар 2 ул, 5 онык һәм 3 оныкчык тәрбияләп үстергәннәр.