2015елның 29 апрель көнендә Җиңү бәйрәме алдыннан Балтач район ветераннар Советы рәисе Р.А.Абдуллин, Балтач ГХАТ бүлеге мөдире З.Р.Әхмәтханова, Салавыч авыл җирлеге вәкиле Мөбәрәкҗанова Х.М. Биктәш авылында матур итеп гомер итүче Ивановлар гаиләсен бәйрәм белән котлады. Анатолий Герасим улына һәм Анастасия ханымга район башлыгы исеменнән җылы котлаулар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.