8 июль көнне Ютазы районында 67 ел бергә яшәүче сугыш ветераннары Бибиасма Шайхедада кызы һәм Вәлиәхмәт Шайхелислам улы Шайхелисламовлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугырылык өчен” медале тапшырылды. Бу матур гаиләне район Башлыгы урынбасары З.А. Рашитова һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре котлады.
2015 нче елның 9 нчы июлендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.
8 июль- гаилә, мәхәббәт һәм тугырылык көнендә Урыссу бистәсендә яңа матур гаилә барлыкка килде. Наталья һәм Равиль Хикматовлар үзләренең мәхәббәт хисләрен бу көнне ГХАТ бүлегендә теркәделәр.
Россиядә сигенче ел рәттән 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Әлегә ул дәүләт бәйрәме статусын алмаса да, аның җәмгыятьтәге әһәмияте ел саен арта бара. Ул гаилә традицияләре белән бәйле рухи кыйммәтләрне барлау көне.
8 июль - Гаилә көнендә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә танатаналы рәвештә туу турында таныклыклар, ана (гаилә) капиталына сертификатлар һәм 14 яше тулган РФ гражданнарына паспортлар тапшыру оештырылды.