ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2015 ел
җомга
        2015 елның 9 июлендә шәһәребез гаиләләренә Башкарма комитеты җитәкчесе Н.Г.Мәһдиев “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” мәдальләрен тапшырды. 
8 нче июль көнне Яшел Үзәндә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” бәйрәмен билгеләп үттеләр. 

8 июль көнне Ютазы районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында зур бәйрәм булып үтте. Гаилә, мәхәббәт һәм тугырылык көненә юбиляр гаиләләр- гаилә стажы: 55 ел, 30 ел, 20 ел, 1 ай булган һәм буген генә өйләнешкән пар, аларның туганнары, дуслары чакырылды.


9
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Һәркемгә таныш бу гаиләне Алабугада  күпләр белә. Гаилә башлыгы Василий Васильевич- сугыш ветераны, хатыны Лидия Семёновна-тыл ветераны. 3 бала тәрбияләгәннәр. Алар һәркемгә үрнәк, бүген дә бик матур итеп яшәп яталар.

2015 елның 8 июлендә Әлмәтнең шәһәр паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үтте. Аны районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин ачып җибәрде. Ул барысын да башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хайруллин исеменнән әле күптән генә үткәрелә торган бу матур һәм мөһим бәйрәм белән котлады.

8 июль Русиядә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгелиләр. Бу иң жылы, чиста, пакъ һәм күркәм гаилә бәйрәмнәренең берседер. 

9 июль көнне шушы бәйрәм кысаларында Чүпрәле районы үзәк хастахәсенең балалар тудыру бүлегендә 5 июль көнне дөньяга килгән кечкенә Ангелинаны тантаналы рәвештә өенә озатып калдылар. 

Бу киңәшмәдә  эшкә яңа билгеләнгән   авыл җирлеге башлыклары һәм сәркатипләре белән  танышу булды ,  гражданлык хәле актларын теркәү эшен яхшырту турында сөйләшенде.  Гаилә мәсьәләләренә кагылышлы уздырылган чаралар турындагы мәгълүматларны  Менделеевск  муниципаль сайтында гына  яктыртып калмыйча, Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының  ГХАТ идарәсе сайтында да   җибәрергә кирәклеге ассызыкланды. 

8 июль көне “Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык”көне итеп билгеләп үтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International