ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2015 ел
якшәмбе

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” еллык республика хәйрия акциясенә старт бирелде. Чараны Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев ачты.

         Атна саен балалар һәм олылар эчен район якны өйрәнү музеенда осталыклар уздырыла. Аерым популярлык белән Анастасия Ткаченко мастер-класс белән таныла.

Олы Әтнә Мәктәбендә күп еллар хәрби белем биргән военрук, сугыш ветераны Виуль Абдулла улы Мөхәммәтшинга 21 августта 90 яшь тулды. Хөрмәткә лаек укытучы 1943 елда, 18 яшендә фронтка китә.Ул  хәрби авиациядә механик буларак хезмәт итә - очкычлар ремонтлый.

22
август, 2015 ел
шимбә

2015 елның 22 август Дәүләт флагы көнендә Кама Тамагының ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә Булат һәм Альмира Мингазовлар, Иван һәм Светлана Антоновлар никахы рәсмиләштерелде.

2015 елның 21 августында бик күркәм пар-  Римма Владимировна һәм Валерий Владимирович Колесниковларны хөрмәтләделәр. Алар матур гаилә булып,  бер- берсен яратып һәм аңлашып, илле ел бергә тату гомер кичерәләр!

Тантаналы чарада Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты.

2015 енче елның 22 август көнендә Теләче муниципаль районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 2 пар үзләренең гаиләләрен рәсми рәвештә теркәделәр. Туганнары, дуслары яшь парларга изге теләкләр теләп тормыш юлына озаттылар.

22 августта бөтен ил Россия Федерациясе Дәүләт әләме көнен билгеләп үтә. Хәзерге Россия символларының берсе 1991 елның 22 августында яңартыла. Ул вакытта өч төстән торган байрак Мәскәүдә Ак йорт өстенә күтәртелә.

2015 елнын 22 августында Болгар шәһрендә  ТАССРның оешуына – 95 ел, яңа дәүләтчелегебез Татарстан Республикасының – 25 еллыгы, Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне, Спас (Куйбышев) районының – 85 еллыгы һәм шәһәр көне уңаеннан күнелле бәйрәм чаралары  уткэрелде.

 Түбән Кама шәһәренең туган көне алдыннан агымдагы елның 22 нче августында Түбән Кама районы Кызыл Чишмә поселогында поселок көне булып узды. Бик матур итеп бизәлгән тарантаска утырып поселок бәйрәменә аңа нигез салучы сәүдәгәр Василий Стахеев һәм аның хатыны  да килеп киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International