Түбән Кама шәһәренең туган көне алдыннан агымдагы елның 22 нче августында Түбән Кама районы Кызыл Чишмә поселогында поселок көне булып узды. Бик матур итеп бизәлгән тарантаска утырып поселок бәйрәменә аңа нигез салучы сәүдәгәр Василий Стахеев һәм аның хатыны да килеп киттеләр. Алар барлык кунакларны да хуш исле алмалар, тәмле ипи белән сыйлап,барча кешегә дә исәнлек-саулык теләп, ничек тиз генә килеп җитсәләр, шулай тиз генә “кайтып та киттеләр.” Моннан тыш поселокта яшәүчеләрне Түбән Кама районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина да сәламләде. Бәйрәм барышында менә инде 61 ел бергә гомер кичерүче пар белән бергә яңа өйләнешүче парны да котладылар. Бәйрәмгә килгән һәркем аннан күтәренке кәеф белән кайтып китте.