Мөхәммәтшин Виуль Абдулла улына – 90 яшь

2015 елның 23 августы, якшәмбе

Олы Әтнә Мәктәбендә күп еллар хәрби белем биргән военрук, сугыш ветераны Виуль Абдулла улы Мөхәммәтшинга 21 августта 90 яшь тулды. Хөрмәткә лаек укытучы 1943 елда, 18 яшендә фронтка китә.Ул  хәрби авиациядә механик буларак хезмәт итә - очкычлар ремонтлый. Сугыштан соң гомерен балаларга хәрби белем бирүгә багышлаган ветеран 72 яшенә кадәр укытучы булып хезмәт куя. Виуль абый " Почетный донор" да әле . Күпсанлы хөкүмәт бүләкләре арасында " За спасение утопающего" медале дә бар. Әтнә уртасындагы күпер аша узганда бер кызның батканын күреп алып, суга сикерә ул.

Виуль абый тормыш иптәше белән ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, тормыш иптәше күптән гүр иясе. Виуль Абдулла улы бүгенге көндә кызлары тәрбиясендә. Бүгенге тормышыннан бик канәгать ул. Виуль Абдулла улы авылда бик зур хөрмәткә лаек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International