2015 елның 22 август Дәүләт флагы көнендә Кама Тамагының ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә Булат һәм Альмира Мингазовлар, Иван һәм Светлана Антоновлар никахы рәсмиләштерелде.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова барлык кунакларны һәм яшь гаиләләрне Дәүләт флагы көне һәм гаилә төзү көне белән котлады. Аларга никахлашу таныклыклары тапшырылды.. Киләчәктә аларга ак бәхетләр теләде.