“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” еллык республика хәйрия акциясенә старт бирелде. Чараны Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев ачты.
Бу елның 1 сентябрендә районда 189 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. 130 балага Болгар музей–тыюлыгының матур итеп бизәлгән фестиваль–вакыйгалар комплексында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында тиешле ярдәм күрсәтелде. Балаларны котларга дип беренче Президент белән бергә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Татьяна Ларионова, Фоат Вәлиев, район башлыгы Камил Нугаев һәм башка рәсми затлар килде. Алар балаларны, әти–әниләрне, укытучыларны әлеге истәлекле вакыйга белән ихластан котладылар, тырышып укуларын, илнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләделәр.
Быел акциянең борынгы Болгар җирендә башлануы аеруча сөендерә, – диде Минтимер Шәймиев, – Болгарны торгызуда катнашучыларның барысына да зур рәхмәт. Тырышсак, барысын да булдырабыз!