22 август – Россия әләме көне

2015 елның 22 августы, шимбә

22 августта бөтен ил Россия Федерациясе Дәүләт әләме көнен билгеләп үтә. Хәзерге Россия символларының берсе 1991 елның 22 августында яңартыла. Ул вакытта өч төстән торган байрак Мәскәүдә Ак йорт өстенә күтәртелә.

Әләмнең ак төсе – ул безнең чиста, саф Ватаныбыз. Зәңгәр төс – югарыдагы күк йөзе, диңгезләребез, елгаларыбыз. Кызыл төс – туган ягыбыз хакына коелган кан төсе.

Бу көнне ТР Бөгелмә муниципаль районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре өйләнешүче яшь парларга Никах рәсмиләштерү көне турындагы таныклык тапшырганда әлеге көннең әһәмияте турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International