Дала Йорткүл һәм Никольск авылында яшәгән Хәлимә апа Зарипова белән Евдокия Алексеева туксан яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
Район җитәкчелеге исеменнән тыл хезмәтчәннәрен район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов, авыл җирлеге җитәкчесе Гөлинә Кәримуллина һәм Евгений Синицин, башкарма комитет җитәкчесе Валерий Осокин котлады.
Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә “Мәктәпкә җыенырга булыш” хәйрия акциясе дәвам итә. Әлеге акциянең символикасы төшерелгән тартма ГХАТ идарәсенең фойесында урнаштырылган. Тантаналар йортына килүче яшь парлар, кунаклар белән беррәттән әлеге чарада ГХАТ идарәсе белгечләре дә катнашты. Әлеге республикакүләм акция барышында җыелган акчалар адреслы ярдәм буларак беренче сыйныфка баручы баласы булган мохтаҗ гаиләгә тапшырылачак.
Әлеге уңайдан 24 август көнне Теләче районында күләмле чара үтте. Район мәдәният йортында узган тантанада районыбыздан беренче сыйныфка баручы 130 балага уку кирәк-яраклары белән тутырылган букчалар тапшырылды. Аларны ияләренә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов. Җитәкчеләребез беренче сыйныфка баручы яшь райондашларыбызга теләкләрнең иң изгеләрен җиткерделәр, сәхнәдән торып, балалар белән җанлы әңгәмә кордылар.
Билгеле, саный китсәң, районда андый гаиләләрнең саны меңнәрчә һәм аларны бер зал да сыйдыра алмас иде. Очрашуга чакырылган 20 гаилә арасында авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар, укытучылар, медицина, мәдәният өлкәләрендә дә эшләүчеләр бар. Алар барысы да балаларына яхшы тәрбия биргәннәр. Бүгенге кунаклар – бәхетле гаиләләр, авыр минутлар да бер-берсенә терәк булып, шатлыгын да, кайгысын да бергә уртаклашып яшәүче парлар.
Тукай районы ГХАТ бүлеге хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә 2015 нче елның җиде ае эчендә булган демографик үзгәрешләр турында сөйләде. Туу һәм үлү күрсәткечләре районның яшәешен тәэмин итүче мөһим критерийларның берсе булып тора.
Баулылы Эльвира Гильмановага паспортын алыштырырга кирәкми, чөнки ул шундый ук фамилия йөртүче егеткә кияүгә чыкты.
- Мин кечкенә чакта ук фамилиямне алыштырмыйм дип шаярып сөйли идем,
ди Эльвира. – Шулай килеп чыкты да.
Велосипед ярышларында райныбызның барлык оешма – предприятияләренең җитәкчеләре һәм белгечләре катнаштылар, шулай ук ЗАГС бүлеге специалистлары да читтә калмады.
Барлык катнашучылар да, 4 чакырым дистанцияне узган арада, үзләренә күтәренке күңел һәм яхшы кәеф запасы алдылар.
Баулы районы 85 еллыгын билгеләп үтәргә җыенган көннәрдә Крым-Сарай авылында яшәүче Ибрагимова Газима Мөхәмәтгалим кызы 90 яшьлек Юбилеен каршылады. Хезмәт ветераны Газима апа 37 ел “Панаринский” совхозында эшләп лаеклы ялга киткән. 5 бала тәрбияләп үстергән, инде 8 оныгы, 9 оныкчыгы бар.
ЗАГС хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Президент Аппараты һәм Казан Федераль университеты белән оештырылган 2 көнлек семинарда катнаштылар. Семинарның темасы: “Дәүлөт һәм муниципаль хезмәттә эш хаты” иде.
Балык Бистәбезнең үзәгендә урнашкан “Гашыйклар мәйданчыгы”нда бу көннәрдә “мәхәббәт” һәм “татулык” дип исемләнгән эскәмияләр урын алды.