Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә “Мәктәпкә җыенырга булыш” хәйрия акциясе дәвам итә

2015 елның 24 августы, дүшәмбе

Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә “Мәктәпкә җыенырга булыш”  хәйрия акциясе дәвам итә. Әлеге акциянең символикасы  төшерелгән тартма ГХАТ идарәсенең фойесында  урнаштырылган. Тантаналар йортына килүче яшь парлар, кунаклар белән беррәттән әлеге чарада ГХАТ идарәсе  белгечләре дә катнашты. Әлеге республикакүләм акция барышында җыелган акчалар адреслы ярдәм буларак беренче сыйныфка баручы баласы булган мохтаҗ гаиләгә тапшырылачак.

Узган елны матди ярдәм Абрарова Эльвина гаиләсенә күрсәтелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International