“Тату”лыктан “Мәхәббәт”кә күпер салына

2015 елның 23 августы, якшәмбе

Балык Бистәбезнең үзәгендә урнашкан “Гашыйклар мәйданчыгы”нда бу көннәрдә “мәхәббәт” һәм “татулык” дип исемләнгән эскәмияләр урын алды.

Кояш нурларында җемелдәп торган, алтын белән йөгертелгән бу эскәмияләргә олуг шһхесләребезнең “канатлы сүз”ләре чокып язылган.

Тантаналы ачылыш мәҗлесендә әле яңа гына тормыш юлына аяк баскан, яшь Яковлевлар гаиләсе төп кунакларыбыз булды. Чөнки нәкъ менә бу көнне алар никахларын рәсмиләштерү өчен ГХАТка юл алдылар.

“Балык Бистәбез көннән-көн бизәлә, ямьләнә. Ә инде гашыйклар мәйданының” төп бизәге булып матур эскәмияләр урнаштырылды, ‑ дип тантаналы ачылыш өлешен ГХАТ җитәкчесе Лилия Каримуллина башлап җибәрде.

“Мәхәббәт, ярату, тугрылык төшенчәләре кешегә яшәр өчен көч өсти, канатландыра. Тормыш борылышларында килеп чыккан низаглар вакытында тормыш иптәшегезне кулыннан кысып тотып “татулык” эскәмиясенә килеп бер-берегезне ихлас яратуыгызны кабат яңартып дусланыгыз”, дип сүзен дәвам итте ул.

Әлбәттә, бу матур яңалыкны кертүдә районның спонсорлары төп урынны алып торалар. Алар ярдәме белән матур мәйданчыгыбыз бизәлде.

“Гашыйклар мәйданчыгы”нда тәүге танышкан парлар татулыктан, дуслыктан мәхәббәткә күпер салып, матур гаилә корсалар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International