ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2015 ел
чәршәмбе
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р. Н.Миңнеханов кушуы буенча никах һәм гаилә институтын саклап калу һәм үстерү, аерылышулар санын киметүгә юнәлдерелгән чараларны кабул итү турында Татарстан Республикасы Юстиция Министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе белән берлектә, Россия Федерациясе Гаилә кодексына һәм Россия Федерациясе Гражданлык процессуаль кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тотучы федераль закон чыгару инициативасын әзерләү буенча эш алып бара.

     Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2015 елның 26 августында Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.

Дәүләт бүләкләрен алдылар: Гумеров Ирек Флорович, Идрисов Алмас Ахтямович, Имамова Миляуша Анасовна, Латыпов Хамит Назипович, Мухаметдинов Шамиль Мансурович, Абдуллин Ильшат Шакирович, Вишталюк Денис Владимирович.

      26 август көнне Ютазы районында эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.А. Зарипова булып китте. Эльмира Амировна социаль өлкә хезмәткәрләре белән очрашты һәм Уруссу бистәсендә Балалар Сәнгать мәктәбен ачуда катнашты.

Республика көне алдыннан, 26 августта Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы һәм аның хатыны исеменнән, Татарстан Республикасы гаиләләрен олылау тантанасы узачак.

Анда 50 гаилә катнашачак: күп балалы гаиләләр һәм балаларны тәрбиягә алган гаиләләр, 50 елдан артык бергә яшәүче олы яшьтәге кешеләр, табиблар, спортчылар, хәрбиләр һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары гаиләләре.

Әлеге очрашу кысаларында бүләкләү тантанасы да каралган. Баулы районыннан Вячеслав һәм Елизавета Маркеловлар гаиләсенә балаларны тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен «Ата-ана даны» ордены медале, Азнакай, Аксубай, Кукмара районнарыннан килгән аналарга «Ана даны – Материнская слава» Татарстан Республикасы медале тапшырылачак.


25
август, 2015 ел
сишәмбе
Агымдагы елның 24 нче  августында Түбән Кама районы  Тантаналар йортында Түбән Кама районы Башлыгы  Айдар Рәис улы һәм аның тормыш иптәше Наилә Камил кызы  Метшиннарның үрнәк гаиләләрне кабул итүгә багышланган тантаналы  чара  булып узды.

Бу бәйрәмнәр балалар белән берлектә шау-гөр килеп уза. Балалар өлкәннәргә үз һөнәрләрен күрсәтәләр, ә олылар исә аларга уку кирәк-яраклары бүләк итәләр. Шул бәйрәмнәрнең берсендә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М.Григорьева 2 булачак беренче класс укучысына уку әсбаплары тутырып портфельләр бүләк итте.

     25 нче август көнне район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең традицион рәвештә узучы август киңәшмәсендә ГХАТ бүлеге начальнигы Ф.С Әхмәтшина да катнашты. Биредә белем бирү учрежденияләренең ел дәвамында башкарган эшләренә нәтиҗә ясалды һәм алга планнар төзелде. 

Яңа гына икенче яисә чираттагы тапкыр ана булган хатын-кызлар үзләренең яңа хис-тойгылары белән 24  нче  августында ГХАТ бүлегендә үзган ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында уртаклаштылар.

   Беренче класска баручы баланың әти-әнисе өчен мәктәпкә әзерләнү һәрвакыт мәшәкатьле һәм дулкынландыргыч чор. Мәктәп кирәк –яраклары,мәктәп формасы, сумка һәм аяк-киеме сатып алырга кирәк. Һәм күпләр өчен бу еш кына кыенлыклар тудыра.


24
август, 2015 ел
дүшәмбе

         Татарстан  Республикасы көне уңаеннан Менделеевск районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тәкъдиме  белән  “Менделеевск яңалыклары” газетасы шәһәр һәм районның үрнәк гаиләләре турында яңа рубрика башлап җибәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International