Агымдагы елның 24 нче августында Түбән Кама районы Тантаналар йортында Түбән Кама районы Башлыгы Айдар Рәис улы һәм аның тормыш иптәше Наилә Камил кызы Метшиннарның үрнәк гаиләләрне кабул итүгә багышланган тантаналы чара булып узды. “Мы едины любовью и верой, мы едины семьей” дип исемләнгән бәйрәмгә район хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт куючы гаиләләр килгән иде. Араларында укытучы, табиб, сәнәгать һәм мәдәният эшлеклелеләре, Чернобыль һәм Әфганстан белән Ичкерия җирләрендә булып узган хәрби конфликтларда катнашып, орденнарга лаек булганнар батырлар да бар иде. Аерым котлау сүзләре Бөек Ватан сугышы ветераны Евладий Кириллович белән тыл хезмәткәре Нина Тимофеевна Заборниковлар хөрмәтенә яңгырады. Быел алар тормышы тоташ бәйрәмнәрдән тора. Март аенда Евладий Кирилловичка 90 яшь тулды, майда сугыш ветераны Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итсә, җәй көне Заборниковлар гаиләсе Түбән камага килеп урнашуларының 50 еллыгын билгеләп үтте. Ноябрь аенда Евладий Кириллович белән Нина Тимофеевнаның тормыш корып яши башлауларының бриллиант туйлары булачак. Аерым котлаулар игезәк малайлары туган Хуҗиннар гаиләсе адресына да яңгырады. Бәйрәмгә җыелган гаиләләрне котлап, Түбән Кама районы Башлыгы Айдар Метшин мондый чараларның гаилә институтын саклап калуга юнәлтелгән булуын кат-кат ассызыклады. Аның тормыш иптәше Наилә Камилевна да гаиләләрдә сабый тавышлары яңгыраган очракта гына аны бәхетле дип атап була, дип белдерде. Кичәгә чакырулы булган гаиләләрнең барсына да “Үрнәк гаилә” дипломы белән берлектә истәлекле бүләк тә тапшырылды.