Татарстан Республикасы көне уңаеннан Менделеевск районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тәкъдиме белән “Менделеевск яңалыклары” газетасы шәһәр һәм районның үрнәк гаиләләре турында яңа рубрика башлап җибәрде.
Рубрика Бәзәкә авылының хезмәт ветераннары булган Сибгатуллиннар гаиләсе турында язма белән ачылып китте. Моның сәбәбе дә бар, чөнки күптән түгел Галиәхмәт Нуриәхмәт улы белән Гыйльмиҗиһан Шәяхмәт кызы бергә гомер итүләренең 55 еллыгын билгеләп үткәннәр. Алар икесе дә сугыш чоры балалары.
“ Сезнең гаилә бәхетегезнең сере нәрсәдә?”- дигән сорауга , алар :
- Гаилә бәхете бик күп нәрсәләрне үз эченә ала. Ул иң элек сабырлык, бер-береңне хөрмәт итү, бер-береңә карата ышаныч, бер-береңә терәк булу һәм , әлбәттә инде, бер-береңне ярату. Еллар үткән саен ярату да арта, чөнки бер-береңне яратуга, балаларыңны, оныкларыңны һәм оныкчыкларыңны да ярату өстәлә. Ә аларның яратуы безне бәхетле итә, - диделәр.