Бүген Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән Татарстан гаиләләрен олылау тантанасы узачак

2015 елның 26 августы, чәршәмбе
Республика көне алдыннан, 26 августта Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы һәм аның хатыны исеменнән, Татарстан Республикасы гаиләләрен олылау тантанасы узачак.

Анда 50 гаилә катнашачак: күп балалы гаиләләр һәм балаларны тәрбиягә алган гаиләләр, 50 елдан артык бергә яшәүче олы яшьтәге кешеләр, табиблар, спортчылар, хәрбиләр һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары гаиләләре.

Әлеге очрашу кысаларында бүләкләү тантанасы да каралган. Баулы районыннан Вячеслав һәм Елизавета Маркеловлар гаиләсенә балаларны тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен «Ата-ана даны» ордены медале, Азнакай, Аксубай, Кукмара районнарыннан килгән аналарга «Ана даны – Материнская слава» Татарстан Республикасы медале тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International