25 нче август көнне район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең традицион рәвештә узучы август киңәшмәсендә ГХАТ бүлеге начальнигы Ф.С Әхмәтшина да катнашты. Биредә белем бирү учрежденияләренең ел дәвамында башкарган эшләренә нәтиҗә ясалды һәм алга планнар төзелде.
Әлеге киңәшмәдә район башлыгы Анатолий Иванов мәктәп җитәкчеләрен алга табада шулай үсеш ягын карарга, ЕГЭ нәтиҗәләрен һәм балаларның тәрбия эшендә дә нәтиҗәләрен яхшыртырга омтылырга кирәк-дип кисәтте. Шулай ук делегация мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерелде, республиканың капиталь төзекләндерү программасына кергән объектларда башкарылган эш нәтиҗәсе ясалды.
Киңәшмәгә килгән кунаклар балаларның һәм мәгариф хезмәткәрләренең үз куллары белән ясалган рәсемнәрен, кәгазьдән ясалган скульптураларны район мәдәният йортының территориясында оештырылган күргәзмәдә күрә алдылар.