26 август көнне Ютазы районында эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.А. Зарипова булып китте. Эльмира Амировна социаль өлкә хезмәткәрләре белән очрашты һәм Уруссу бистәсендә Балалар Сәнгать мәктәбен ачуда катнашты.