Баулы районы 85 еллыгын билгеләп үтәргә җыенган көннәрдә Крым-Сарай авылында яшәүче Ибрагимова Газима Мөхәмәтгалим кызы 90 яшьлек Юбилеен каршылады. Хезмәт ветераны Газима апа 37 ел “Панаринский” совхозында эшләп лаеклы ялга киткән. 5 бала тәрбияләп үстергән, инде 8 оныгы, 9 оныкчыгы бар.
Юбилярны Баулы районы Башлыгы урынбасары М.Г.Хасиятуллин һәм авыл җирлеге башлыгы Е.М.Зелепугина котладылар, бүләк тапшырдылар.