Бу көннәрдә республикада, районыбызда традицион “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе бара

2015 елның 24 августы, дүшәмбе

Әлеге уңайдан 24 август көнне Теләче районында күләмле чара үтте. Район мәдәният йортында узган тантанада районыбыздан беренче сыйныфка баручы 130 балага уку кирәк-яраклары белән тутырылган букчалар тапшырылды. Аларны ияләренә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов. Җитәкчеләребез беренче сыйныфка баручы яшь райондашларыбызга теләкләрнең иң изгеләрен җиткерделәр, сәхнәдән торып, балалар белән җанлы әңгәмә кордылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International