2015 елнын 22 августында Болгар шәһрендә ТАССРның оешуына – 95 ел, яңа дәүләтчелегебез Татарстан Республикасының – 25 еллыгы, Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне, Спас (Куйбышев) районының – 85 еллыгы һәм шәһәр көне уңаеннан күнелле бәйрәм чаралары уткэрелде.
Мәдәният йортында бу көнне район башлыгы Камил Нугаев районның үрнәк гаиләләре белән очрашты. Быел очрашуга 20 пар килде, алар арасында юбилейларын билгеләп үткән гаиләләр, күп балалы һәм халык хуҗалыгының тәрле тармакларында эшләгән үрнәк гаиләләр килгән. Башта алар чәй табыны янында тормыш-көнкүрешләре турында сөйләшеп утырдылар, һәм кич белән бәйрәм сәхнәсендә аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.